news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә торак-коммуналь хуҗалык челтәрендә аварияләр саны 30 процентка кимегән

2025 елда Россиядә торак-коммуналь хуҗалык челтәрләрендә аварияләр саны 30 процентка кимегән. Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары – статс-секретарь Юрий Муценек ТАСС агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, мондый күрсәткечләргә «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә ирешелгән. Аның кысаларында бер ел эчендә 1 300дән артык җылылык, су һәм юынтык суларны агызу объектлары төзелгән һәм реконструкцияләнгән. Инфраструктураны яңарту эше дәвам итә.

Муценек шулай ук билгеләп үткәнчә, 2025 елда илдә 50 меңгә якын күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалган. Нәтиҗәдә 7,5 миллион кешенең яшәү шартлары яхшырган. Моннан тыш, 20 меңгә якын лифт алыштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot