Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Cirque du Soleil - Кояш циркы партнеры Cirque Eloize Казан тамашачысына яңа шоу тәкъдим итә
Тамашаны Россиянең 12 шәһәрендә күрсәтү ниятләнә
(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”). Танылган Cirque du Soleil - Кояш циркы Россиядә чыгыш ясый башлавының 5 еллыгын билгели. Шул уңайдан, цирк үзенең Cirque Eloize партнерыннан iD шоу-тамашасын тәкъдим итә. 110 мең чакрым юл узып, цирк артистлары Россиянең 12 шәһәренә әлеге тамашаны китерә, ул исемлектә Казан да бар.
Барлыгы 14 номердан торган iD тамашасын Казанның “Татнефть-Арена” боз сараенда 24-28 декабрь көннәрендә карарга мөмкин.
Cirque du Soleil һәм Cirque Eloize Канаданың цирк сәнгатендә лидерлар саналган ике компаниясе булып, аларның үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә, Россиядә уздырыла торган iD шоусында яңа артистлар, зуррак масштаблы, яктылык һәм тавыш өлкәсендә спецографик чишелешләрне күрергә мөмкин булачак.
Моңа кадәр Казан тамашачысы Cirque du Soleil циркының 5 тамашасы белән таныша алды. Cirque Eloize тәкъдим итә торган яңа программада исә цирк сәнгате белән урам мәдәниятенең бергә кушылуын, заманча музыка, театр һәм шәһәр биюләре — брейк-данс, хип-хоп һ.б. тамаша кылырга була. Шоуны сәхнәгә куючы режиссер - Жанно Пеншо.
iD программасында вакыйгалар, үзен башкаларга танытырга һәркемнең дә мөмкинлеге булган, шәһәр уртасында бара. Монда үз-үзең булып калу, көндәлек тормыштан качып китеп, теләгәнеңне эшләү, бию теле һәм акробатика аша тормыш киңлегенә үзеңнең хакың булуны раслый алу мөмкинлеге тудырыла. Зур шәһәр тормышы белән тамашачыларны 19 башкаручы таныштыра, алар цирк һәм урам дисциплинасының 14 төрен тәкъдим итәчәк. Тамашаның асылында — егет һәм кызның мәхәббәте ята. Беренче карашка бергә була алмас кебек тоелган бу парның мәхәббәт тарихы хәзерге заманга күчерелә һәм бу тарихны заманның Ромео һәм Джульеттасы тарихы дип атарга да мөмкин. Яңа программа рок һәм электрон тавышның өстенлек алуы, видеопроекцияләр — шәһәр урамнарына гына хас булган җиңеллек һәм яңалык, энергия һәм яшьлекне тоярга ярдәм итә.
Тур кысаларында iD Cirque Eloize Россиядә барлыгы 100 дән артык тамаша күрсәтергә ниятли. Мәскәү, Санкт-Петербург, Омск, Чиләбе, Магнитогорск, Екатеринбург, Ярославль кебек зур калаларда яшәүчеләр әлеге тамашаны карарга өлгергән инде. Казаннан соң цирк илебезнең Тольятти, Түбән Новгород, Сочи, Краснодар калаларына юл ала.
Искәртеп үтәбез: цирк сәнгатенә яңалык кертү, “җиңеллек” өстәү максатыннан оештырылган Cirque Eloize тамашачыларга бары якты, энергияле тамашаларны сәхнәләштерү белән шөгыльләнә. Артистларның мультидисциплинар булуы — цирк сәнгате һәм заманча музыканы, биюне, урам сәнгате, театрны бергә кушып, сәхнәгә куярга ярдәм итә.
Хәзергә кадәр Cirque Eloize инде 9 шоу күрсәткән, 440тан артык шәһәрдә, 40 илдә ул тамашалар 4 меңнән артык тапкыр сәхнәгә куелган, аларны 4 миллионлап кеше тамаша кылган. Әлеге тамашачылар арасында Мәскәү, Нью-Йорк, Екатеринбург шәһәрләрендә “Яңгыр” һәм “Томан” программаларын караучылар да бар, дип хәбәр итә “Татар-информ”га оештыручылар исеменнән элемтәгә кергән матбугат хезмәтеннән Екатерина Бюшгенс.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз