news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәннең Югары Кәминкә авылында тагын бер чишмәне яңарттылар

Чирмешәннең Югары Кәминкә авылында тагын бер чишмәне яңарттылар

Чирмешәннең Югары Кәминкә авылында берничә дистә еллар элек тәмам «югалган» диярлек Әбзүния әби чишмәсенә җан өрделәр. Аны яңартып, төзекләндереп, бәйрәм ясап, ал тасманы кисеп ачтылар. Бу турыда «Безнең Чирмешән» сайтында хәбәр ителә.

«19 яшемдә авылдан чыгып киткән идем һәм гомерем буена монда кайтып балачакта су ташыгын чишмә суын эчәргә хыялландым. Чишмә югалганын, таллар астында калганын белгәч бик кайгырдым. Ничек булса да аны торгызу уе башымнан чыкмады. Минем бу теләгемне авылдашлар куәтләде, күмәк көч белән шундый зур эшне башкарып та чыктык, рәхмәт», – диде изге эшнең инициаторы һәм иганәчесе дә Рәйсә апа Ризванова.

Авылдашлар агачлар астында калган чишмәне эзләп табып, аннан торба сузып, улакка ага торган итеп эшләгәннәр. Әлеге чыганакка төшә торган сукмакка, эретеп ябыштырып, тимер басмалар ясаганнар. Чишмә буенда ял итү өчен өстәл һәм утыргычлар да бар.

Әбзүния чишмәсен ачу тантанасына әлеге эшне башкаручылар, авылның өлкәннәре җыелган. Биредә алар Коръән укып, чишмәнең тәмле суыннан авыз иткән, тәм-том белән сыйланган. Бу тирәдәге башка чишмәләрнең дә тарихларын искә төшереп, хатирәләр яңартылган.

Монда элек җиде җишмә чыккан, аларны Нәүрүз чишмәләре дип йөрткәннәр, еллар узган саен, кибеп, алар югалган, бары берсе – Таллы чишмәсе генә сакланып калган. Әбзүния әби карап торган, инде яңартылган чишмә дә караучысы вафат булгач әкренләп юкка чыга. Ул вакытларда халык аны Әбзүн чишмәсе дип тә йөрткән.

Пенсиягә чыккач туган авылына кайтып төпләнеп, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче Рәйсә апа шундый изге эшне оештырган, билгеле, иптәше, авыл имамы Әхсән абый да аның хыялын тормышка ашыруда төп ярдәмче булган. Авылдашлары аларга бик рәхмәтле.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100