news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәннең Югары Кәминкә авылында ремонттан соң мәдәният йортын ачтылар

Чирмешәннең Югары Кәминкә авылында ремонттан соң мәдәният йортын ачтылар
Фото: © Марат Гомәров, http://nashcheremshan.ru/

Чирмешәннең Югары Кәминкә авылында ремонттан соң мәдәният йортын тантаналы ачтылар. Әлеге бина республика җитәкчелеге ярдәме белән төзекләндерелде. Моның өчен 17 миллион сумнан күбрәк акча бүлеп бирелгән. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында хәбәр ителә.

Яңартылган объектны ачу тантанасында әлеге җәмгыятьнең Нурлат районы буенча социаль программаларны тормышка ашыру буенча үзәк җитәкчесе урынбасары Ришат Сафиуллин, бинаны төзекләндерү эшләрен башкарган «Проект-төзелеш холдингы» җәмгыяте директоры Денис Порфильев катнашты.

«Бинаны шулай матурлау өчен булышучыларның барысына да, бигрәк тә республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка, нефтьчеләргә, төзүчеләргә рәхмәт. Мәдәният йорты буш тормасын, халкыбыз монда килеп рәхәтләнеп күңел ачсын, ял итсен», - диде яңартылган объектны ачу бәйрәмендә район башлыгы Рамил Айбатов.

180 урынлы мәдәният йорты бинасының ишек һәм тәрәзәләре, идән-түшәмнәре, электр, канализация, су, җылылык челтәрләре яңартылган.

«Тәүге кышкы салкыннарда бинабыз сыналды: монда бик җылы, рәхәт. Яшьләребез бильярд уйнарга килә, тренажер залында шөгыльләнәләр. Инде музеебыз да бар. Ремонт ясаган төзүчеләргә дә, төзелеш мәшәкатьләре белән йөргән район җитәкчеләренә дә бик рәхмәтле, җирлегебез башлыгы Мингали Минһаҗевның да тырышлыгы зур», - диде мәдәният йорты җитәкчесе Гөлгенә Әлмиева.

Мәдәният йорты китапханәсенең дә җиһазлар яңартканнар. «Безнең фондта татар телендә 5068, рус телендә 4100 китап исәпләнә, 400ләп китап укучыбыз бар», – диде китапхәнәче Люция Җиһаншина.

Фото: © Марат Гомәров, http://nashcheremshan.ru/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100