news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәннең «Яшьтәш» клубында яшүсмерләрне солдат боткасы белән сыйладылар

Чирмешән районы үзәгенең «Яшьтәш» яшүсмерләр клубында ун көн дәвамында 14-17 яшьлек егетләр һәм кызлар өчен җәйге лагерь эшләде. Ялның һәр көне аерым тематикага багышланган: балчык эшләнмәләре, агачтан кисеп ясау, кул эшләнмәләре көннәре һәм башкалар. Балалар өчен «Яшьтәш» белгечләре төрле мастер-класслар, викториналар оештырганнар. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Илсөяр Гайнетдинова яза.

«Клубта хәрби-патриотик тәрбия аерым урын алып тора. Шуңа да «Армиядә бер көн» дигән махсус проект та булдырдык. Лагерьга йөргән ике кыз да анда катнашырга теләк белдерде. Балалар берничә көн дәвамында әзерләнделәр. Аннан соң иртәдән үк солдат киемнәреннән көн дәвамында төрле күнекмәләр башкардылар: автомат сүтеп җыйдылар, сафта йөрделәр, эстафеталар үттеләр һәм иң азакта солдат боткасы белән сыйландылар», - ди проектны гамәлгә ашыручы Гүзәлия Сафиуллина.

Шулай ук һөнәри юнәлеш көннәрендә балалар район газетасы редакциясенә һәм аграр техникумга сәяхәт кылдылар.

«Яшьтәш» клубы директоры, проектны оештыручы Диләфрүз Мәкъсүмова «Минем әти – герой» рәсемнәр бәйгесендә җиңүчеләрне, өстәл уеннарында иң оста катнашучыларны, иң актив спортчы малайлар һәм кызларны бүләкләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot