news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәннең Яңа Элмәле авылында «Учук» бәйрәмендә яңгыр теләделәр

Чирмешәннең Яңа Элмәле авылында «Учук» бәйрәмендә яңгыр теләделәр
"Безнең Чирмешән"

Чирмешән районының Яңа Элмәле авылында «Учук» бәйрәмендә яңгыр теләделәр. Бу авылда әлеге бәйрәмне ел саен уздыралар. Ул чукындырылмаган чувашларның мәҗүсилек йоласы. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында хәбәр ителә.

Бәйрәм Сөлчә елгасы буенда, авылның көньяк өлешендә, Кирәмәт дигән урында оештырыла. Бик изге саналучы Кирәмәт җиреннән туфрак алырга ярамый икән.

«Биредә элек бер агач үсте, аңа яулык, чүпрәк-чапрак ише әйберләр элделәр. Хәзер яңа агач утыртасы бар. Монда, корбан чалып, аш-су әзерлибез, тәмле ризыклар белән сыйланабыз, потларга табынабыз, хоровод җырлары да була. Тәңрегә яңгыр сорап та ялварабыз», – диде «Учук»ны оештыручыларның берсе Галина Николаева

Быел сарык итен «Сөлчә» җәмгыяте биргән. Бәйрәмне оештыручылар аның җитәкчесе Хәмзә Хаммәтовка  рәхмәт белдерә. Башка елларда сыер ите пешерәләр иде. Табында башка ризыклар да күренә. Ашамлыклар алу өчен акчаны йорт саен диярлек йөреп җыйганнар.

«Яңа Элмәләдә чукынган һәм чукынмаган чувашларның зиратлары аерым. Мәет җирләүнең дә үзенчәлекләре бар икән. Муеннарына тәре такмыйлар чукынмаган чувашлар. Мәрхүм-мәрхүмәләр кырык көнгә кадәр һәр пәнҗешәмбе искә алына, кырык көнгә хатын-кызлар каберенә – юкә, ә ир-атлар өстенә имән багана утырталар», диелгән хәбәрдә.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100