news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәннең Туймәт авылында яшәүче гаилә фестиваль бүләген хәрбиләргә җибәрде

Чирмешәннең Туймәт авылында яшәүче гаилә фестиваль бүләген хәрбиләргә җибәрде

Чирмешәннең Туймәттә авылында яшәүче Наилә һәм Рамил Кәримовлар гаиләсе «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез» нәсел шәҗәрәләренең республика фестиваленең муниципаль этабында җиңү яулап, бүләккә бирелгән 50 мең сумлык сертификатны махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына җибәрде. Бу хакта «Безнең Чирмешән» яза.

«Туганнар белән шулай килештек, егетләргә бездән ярдәм булсын», - ди гаилә башлыгы Рамил Кәримов.

Шәҗәрәгә килгәндә, Кәримовлар нәсел буыннарыннан 1700дән күбрәк кеше турында мәгълүмат туплаган, аларны архив документларыннан тапкан.

«Безнең бабаларыбыз 1745 елда, архив документларыннан күренгәнчә, Туймәт авылына күченгәннәр. Бәхтияр бабабызның буыны да шуннан килә. Кәримовлар нәселеннән бик күп зыялы, атаклы кешеләр чыккан һәм алар башка күп фамилияләргә дә нигез салган», - дип сөйләде Айнур Кәримов нәсел шәҗәрәсенә презентация ясаганда.

Район мәдәният йортында оештырылган бәйгедә барлыгы өч гаилә – татар, чуваш, мордва милләтләре вәкилләре катнашты. Ефимовлар нәселен тәкъдим итүче, Әккәрәйдән Калмыковлар гаиләсе; тамырлары Мордва Афонькәсеннән булган, Чирмешәндә яшәүче Митяевлар да үз нәсел җепләре белән таныштырды. Һәрбер гаилә милли киемнәрдән киенеп, милли ризыклар пешереп килгән.

Бәйгенең сәхнәдә барган өлешендә катнашучылар үз туган телләрендә музыкаль номерлар да башкарды.

Казаннан килгән мәртәбәле жюри да аларның чыгышларын югары бәяләде. Митяевлар - өченче урын һәм 30 мең сумлык сертификат ияләре, икенче урындагы Калмыковлар 40 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.

Җиңүче гаилә 4 апрельдә Азнакайда үтәчәк зона этабында район данын яклаячак.

Фото: ©

news_right_1
news_right_2
news_bot