news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәннең Лашман мәктәбенә Минсәгыйть Шакиров исеме бирелә

Чирмешәннең Лашман мәктәбенә Татарстанның Муниципаль берәмлекләр советы рәисе булган Минсәгыйть Шакиров исеме бирелә. Биредә яшәүчелләр 1 ел элек вафат булган якташларының исемен шулай мәңгеләштерергә уйлаган. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында хәбәр ителә.

«Бу тәкъдимне мәктәп коллективы, Лашманда узган җыенда катнашучыларның күпчелеге, комиссия дә хуплады. Ул моңа лаек, аның вакытында районда бик күп биналар төзелде, күләмле зур эшләр башкарылды. Бүгенге мәҗлесне мәрхүм якташыбызның улы Рафаэльнең, гаиләсе белән бергәләп үткәрәбез., - диде район башлыгы Рамил Айбатов Минсәгыйть Закир улының вафатына бер ел тулу уңаеннан оештырылган Коръән ашында.

Район җитәкчесе быел Лашман мәктәбенең бер өлешен капиталь ремонтлауга республикадан 26 миллион сум акча бирелү ихтималы турында да әйтте.

Минсәгыйть Шакировны Чирмешәндә оештырылган искә алу чарасында Коръән аятьләре һәм сүрәләр укылды, мәрхүм рухына дога кылынды, аның белән бәйле истәлекләр яңарды.

«Бер ел элек арабыздан китсә дә, ул һаман безнең янда кебек. Минсәгыйть Закирович, урыны оҗмахта булсын, уникаль биографияле, олы шәхес иде, аны кабатлый алмыйсың, моның өчен ул булырга кирәк, - диде «Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин.

Минсәгыйть Закир улы Шакиров 2023 елда 74 яшендә вафат булды. Ул 22 ел дәвамында район белән җитәкчелек итте, ун елдан күбрәк ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе булды. Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, күп кенә орден һәм медальләр иясе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100