news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәннең Күтәмә авылында әфганчылар хөрмәтенә һәйкәл ачтылар

Чирмешәннең Күтәмә авылында әфганчылар хөрмәтенә һәйкәл ачтылар
Марат Гомәров, http://nashcheremshan.ru/

Чирмешәннең Күтәмә авылында әфганчылар хөрмәтенә һәйкәл ачтылар. Әлеге хәтер объектын авылдашлары, үзе дә әфган сугышын узган ветеран Сергей Аркаев ясаткан.Бу хакта «Безнең Чирмешән» хәбәр итә.

Күтәмә авылыннан Әфган сугышында ун ир-егет катнашкан. Аннан барысы да исән-сау кайтса да, аларның икесе Сергей Иванкин һәм Илья Кашаев тыныч тормышта вафат булганнар. Хәзер районда 55 әфганчы яши.

«Ике ветеран Сергей Тузов, Иван Аброськин авылда яшиләр, калганнар читтә. Алар белән киңәштек тә, шундый һәйкәл ясатырга ниятләдек. Минем мөмкинлекләрем күбрәк булганлыктан, чыгымнарны үз өстемә алдым», - ди һәйкәлне ясатучы, бүген Зәй шәһәрендә төзелеш компаниясен җитәкләүче Сергей Аркаев.

Сергей Петрович үзе дә 1982-1984 елларда әфган сугышын үткән. Якташыбыз пехота гаскәрләрендә әүвәл гранатометчы, аннан БТР-70нең механик-йөртүчесе булган. Әлеге хәрби техника белән 1983 һәм 1984 елларда ике тапкыр минада шартласа да, бәхетенә, җиңелчә контузия генә алган.

Әфганчылар хөрмәтенә истәлекле объектны авыл үзәгендәге паркта, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янәшәсендә урнаштырганнар.

«Сергей Петровичка бик зур рәхмәт, мондый һәйкәлләр куеп, без якташларыбызның, гомумән, ил алдында хәрби бурычларын үтәгән һәм хәзер дә шушы бурычны үтәүче ир-егетләргә хөрмәтебезне белдерәбез һәм аларның батырлыклары беркайчан да онытылмаячак икәнлеген күрсәтәбез», - диде чарада катнашкан район башлыгы Рамил Айбатов.

Һәйкәлне ачу тантанасында районның хәрби хәрәкәтләр ветераннары советы рәисе Наил Котбиев, шулай ук Яңа Чишмә, Нурлат, Зәй районыннан вәкилләр, Күтәмә авыл җирлеге башлыгы Наил Сабиров чыгыш ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100