news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәннең Кара Чишмә авылында яшәүче Шәфыйковлар кырыктан артык куян асрый

Чирмешәннең Кара Чишмә авылында яшәүче Шәфыйковлар кырыктан артык куян асрый
Фото: "Безнең Чирмешән" газетасы

Чирмешәннең Кара Чишмә авылында яшәүче Вазыйх Шәфыйков хуҗалыгында 40тан артык куян асрый. Ул пенсиягә чыккач, яшьрәк вакыттагы шөгылен кабат башлап җибәргән. Соңгы елларда ул куяннар үрчетүгә керешкән, дип яза «Безнең Чирмешән» газетасы.

Бакчадагы һәм ишегалдындагы читлекләрендә 40лап баш куян бар. Ояларда әле яңа гына туган йомшак «йомгаклар» да йөгерешеп йөри.

«Җәй көне аларның саны күбрәк иде, өлгергәннәрен чалып, эшкәртәм. Куян ите шашлыкка бик тәмле, балалар җыелганда әлеге ризыкны әзерлибез. Төп йорт булгач, кунаклар еш кайта, күчтәнәчкә дә китә», – диде Вазыйх Габделхак улы.

Вазыйх абый куяннарга читлекләрне кул астындагы материаллардан үзе ясап куйган. Оялар бик җайлы. Кыш куяннар кимегәч, абзар эчендәге ояларга күчерәләр. «Иң яраткан ризыклары – чөгендер, бакчада алар өчен махсус үстерәбез, кишерне дә кетердәтәләр. Солы яраталар, бәләкәйләренә ипи дә бирәм», – ди хуҗа.

Шәфыйковларның хуҗалыгында башка маллар, кошлар да аз түгел: абзарда симертүгә үгезләр, тавыклар, үрдәкләр дә бар, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100