Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәннең Ивашкино авылында хәрбиләр өчен йоклау капчыклары тегә башлаганнар
Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен Чирмешән районының Ивашкино авылында йоклау капчыклары (спальный мешок) тегә башлаганнар. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Илсөяр Гайнетдинова яза.
Светлана Ильинаның ире Геннадий бу эшне башкару өчен егәрле, зур тегү машинасы да алып биргән.
«Телевизордан төрле сюжетлар карап, кешеләрнең хәрбиләргә ярдәм итеп торуын күрдем. Шуннан соң авыл мәдәният йортына барып, кызларга «без дә тегеп карыйк әле» дип тәкъдим иттем. Барысыда бер сүзсез ризалашкач, ватсапта авыл төркеменә язып, махсус тукыма алу өчен акча җыя башладык. Авылдашлар да, читтә яшәүче якташлар да кушылды. Җыелган акчага, заказ биреп, тукымалар кайтарттык һәм эшне башлап җибәрдек», – дип сөйли тегүче.
Светлана Ильина ярдәм итүчеләрне үлчәм алырга, өлгеләр кисәргә өйрәткән. Алар 1 ай дигәндә 40 йоклау капчыгы теккән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз