Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешәннең Иске Сережкино авылында берьюлы 6 мең төп үсенте утырттылар

Чирмешәннең Иске Сережкино авылында якташлары Константин Илюхин ярдәме белән 3 мең төп чыршы, 3 мең төп усак агачы үсентесе утырттылар. Әлеге үсентеләр елга буенда урын алды. Аларны Константин Георгиевич китерткән махсус техника белән урнаштырдылар. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында хәбәр ителә.
«Киләчәктә монда үзенә күрә бер парк булачак, игелекле якташыбызга зур рәхмәт. Әле тагын үз көчебез белән Иске Үтәмештә Сабан туе уза торган стадионда да 50 төп чыршы үсентесе утырттык, – диде Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз