news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәннең Иске Кади укытучысы 62 сантиметр озынлыктагы кыяр үстергән

Чирмешәннең Иске Кади укытучысы 62 сантиметр озынлыктагы кыяр үстергән
"Безнең Чирмешән"

Чирмешәннең Иске Кади авылыннан Рәисә Вәлиуллина теплицасында биниһая озын, берсе хәтта 62 сантиметрга җиткән кыярлар үскән. Мәктәптә 36 ел укыткан математика укытучысы шул, гигант яшелчәне линейка белән үлчәп, фотога да төшереп, теркәп куйган. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында хәбәр ителә.

«Император» сортлы орлыкны кызым алып кайткан иде. Тәмле, йомшак кыяр, 62 сантиметрлысын өздек инде, салатка тоттык, ике көн ашадык», - дип көлә уңган бакчачы.

Рәисә Вәлиуллина мондый озын кыярның былтыр «изумруд» дигәнен үстергән. «Анысы озын гомерле булды, апрельдә чәчкән идем, октябрьгә хәтле уңыш бирде», - диде ул.

Бакчачы уңыш мул булсын өчен суган кабыгын әчетеп, шул төнәтмәне 10 литрга бер стакан исәбеннән сибә. Ун көнгә бер кычыткан ачыткысын 10 литрга бер чүмеч кушып, төпләренә сала. Ул азот, яфракларны яшәртеп җибәрә. Көнгә ике тапкыр су сибә.

Рәисә Вәлиуллинаның бакчасында помидорлар да күп. Ул аларның ваграк, уртачарак сортлыларын ярата. Монда кавын, карбыз да өлгергән. Кәбестәләре зур һәм тыгыз. Бакчачы аларны кортлардан саклау өчен, өсләрен изоспан белән каплап куя. Бу материал яшелчәләрне эссе елда артык кызудан да саклый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100