Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешәннең Иске Кади мәктәбе укучылары Тукай иҗатына багышланган рәсем бәйгесендә җиңде
Чирмешән районының Иске Кади мәктәбендә белем алучы апалы-сеңелле Ләйсән һәм Гүзәл Минсафиналар бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган Бөтенроссия рәсем конкурсында лаеклы җиңү яулады. Бу хакта «Безнең Чирмешән» газетасы яза.
Кызлар Тукайның шигырьләре һәм әкиятләре нигезендә төшерелгән рәсемнәре белән жюри әгъзаларының игътибарын җәлеп итте. Аларның һәрберсенең үзенчәлекле иҗади алымы, нечкә зәвыгы һәм Тукай мирасына ихтирамы югары бәя алды.
Җиңүчеләр исемлегендә урын алгач, кызлар Казанда уздырылган тантаналы бүләкләү чарасында катнашты. Анда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре аларга дипломнар һәм акчалата сертификатлар тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз