Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәннең Иске Кади авылында «Урам бәйрәме» үткәргәннәр
Чирмешәннең Иске Кади авылының Вахитов урамы халкы «Урам бәйрәме» оештырган. Әлеге матур чараның инициаторлары - Фәндидә һәм Заһит Сафиуллиннарның балалары. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Кадрия Гамирова яза.
«Улыбыз Равил һәм кызыбыз Гөлназ гаиләләре белән Казанда яши. Алар һәр елны үз урамнарында шундый бәйрәм оештыралар, быел моны безгә дә тәкъдим иттеләр, аны хупладык. Барлык кирәкле әйберләрне үзләре белән алып кайттылар. Күршеләрне чакырып, урамда өстәл көйләп бәйрәм иттек», – диде Фәндидә апа.
Урам бәйрәмен 9 майда оештыргач, урамда патриотик җырлар яңгырап торган, казанда тушенка белән карабодай боткасы пешергәннәр. «Солдат боткасы» һәм самавыр чәен кунаклар бик яраткан. Урам халкы, күршеләр, кунакка кайткан авылдашлар рәхәтләнеп аралашкан, һава торышының көйсезләнеп торуы да комачауламаган.
Вахитов урамы бик зур түгел, биредә 20ләп йортта кеше яши, кызганыч, тәрәзәләрендә утлар кабынмаучы өйләр дә бар, диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз