news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәннең Иске Кади авылында нефтьчеләрнең грант акчасына Хәтер паркы төзелде

Чирмешәннең Иске Кади авылында нефтьчеләрнең грант акчасына Хәтер паркы төзелде
Фото: Кадыйр Гомәров, http://nashcheremshan.ru/

Чирмешәннең Иске Кади авылында нефтьчеләрнең грант акчасына Хәтер паркы төзелде. Бу эшкә «Татнефть» җәмгыяте 10 миллион сум грант акчасы биргән. «Безнең Чирмешән» шул хакта яза.

«Нефтьчеләргә, әлеге эшнең инициаторларына, төзүчеләргә бик зур рәхмәт. Мондый парк районда бердәнбер, аны кадерләп саклыйк, үткәннәргә хөрмәтле булыйк. Район җитәкчелеге сезнең авылдагы мәдәният йортын капиталь ремонтлауны программмага кертү буенча да эш алып бара», - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов паркны ачу тантанасында.

«Мондый грантлар бирелүе хакында ишеткәч, тиешле документлар җыйдык, Бөек Ватан сугышында һәлак булган, шулай ук исән-имин кайткан ветераннарның, тыл хезмәтчәннәренең исемнәрен кабат барладык, анда әлегә кадәр исемлектә булмаганнарын да керттек. Паркта башкарасы эшләр бар әле. Аларны Бөек Җиңүнең 80 еллыгына кадәр эшләп бетерү бурыч итеп куелган», - диде Хәтер паркы төзелешен башлап йөрүче Марат Могыйзов.

Парк төзелешендә отставкадагы полковник Равил Сөбханкуловның да өлеше бар. 77 яшьлек ветеран элек берничә төбәктә хәрби комиссар да булган. Туган авылы Иске Кадидан булуы белән бик горурлана, Казаннан еш кайтып-китеп йөри. Ул бүгенге чарада кайбер якташларга республика хәрби комиссары имзалаган грамоталар да тапшырды.

Хәтер паркын ачу тантанасында «Татнефть» җәмгыятенең социаль программаларны гамәлгә ашыру үзәгенең Нурлат районы буенча җитәкчесе Ришат Сафиуллин да чыгыш ясады, теләкләрен ирештерде.

Нефтьчеләргә рәхмәт әйтерлек, мәдәният йорты каршындагы мәйданны җитди тарихи үзәк иткәннәр. Барын да пөхтә, матур, яхшы материаллар кулланып, аяз вакытта эшләгәннәр.

Иске Кади җирлегеннән Бөек Ватан сугышына 448 кеше киткән, 215се кире кайтмаган. Кызганыч, бүген монда да сугыш ветераннарының берсе дә исән түгел.

«Бу изге эштә район җитәкчеләре, авылдашлар да нык булышты, ансыз булмый, аларга да рәхмәт», - диде Иске Кади авыл җирлеге башлыгы Нәкыйп Мөхтәсимов.

Ватан Геройлары көне алдыннан берничә йөз кеше катнашында ачылган Хәтер паркындагы һәйкәл-обелиск түренә веноклар һәм чәчәкләр куйдылар, мәрхүм-мәрхүмәләр рухына дога кылдылар, бер минут тынлык белән искә төшерделәр. Паркта үткән тантанадан соң авыл мәдәният йортында концерт башланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100