news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәннең «Ильхан» җәмгыятенә былтыр 300 баш тана алганнар

Чирмешәннең «Ильхан» җәмгыятенә былтыр 300 баш тана алганнар

Чирмешәннең «Ильхан» хуҗалыгына узган елда 300 баш нәселле буаз таналар кайтардылар. Бу хакта «Безнең Чирмешән» газетасы яза.

Әлеге маллар район башлыгы Рамил Айбатов инициативасы, республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгы ярдәмендә алынды. Чыгымнарның 20 процентын «Ильхан» үзе түләгән.

Бүген «Ильхан» җәмгыяте - районда иң күп сөт җитештерүче хуҗалык, биредә көн саен уртача 10 тонна, ягъни былтыргыдан 3 тоннага күбрәк сөт савалар. Савым сыерлары саны 432 башка җиткән. Былтыр кайтарылган таналарның кайберләре бозаулаган да, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot