news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәннең элеккеге баш табибын дәүләт медале белән бүләкләгәннәр

Чирмешәннең элеккеге баш табибын дәүләт медале белән бүләкләгәннәр
Марат Гомәров

Пулялар, шартлаулар астында яралы хәрбине алып чыгып, кеше гомерен саклап калган өчен, Рафаэль Габдрахмановка «Һәлак булучыларны коткарган өчен» медале тапшырылган.

Берничә ел Чирмешән район үзәк хастаханәсен җитәкләгән Рафаэль Габдрахманов Украинадагы махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайтты. Аның белән район башлыгы Рамил Айбатов та очрашты. Бу хакта «Безнең Чирмешән» хәбәр итә.

«2022 елның сентябрендә киттем. Мин һөнәрем буенча хәрби хирург, Самара медицина хәрби институтын тәмамладым. махсус хәрби операция зонасында сугышчыларның сәламәтлеген кайгырту - минем бурыч дип санадым», - ди Рафаэль Габдрахманов.

Капитан Рафаэль Габдрахманов хәзер хәрби бәрелешләрнең алгы сызыгында, медпункт командиры.

«Без алгы сызыкта яралы хәрбиләргә ярдәм күрсәтәбез. Яраларын бәйлибез, каннарын туктатабыз, кан басымнарын нормальләштерәбез. Аларны, җитдиерәк, яхшырак медицина ярдәме алыр өчен, тылдагы госпитальләргә барып җитәрлек хәлгә җиткерәбез. Снаряд шартлау кыйпылчыкларыннан яраланучылар, контузия алучылар күп», - дип сөйләде табиб.

Район башлыгы Рамил Айбатов Ватан сакчысына рәхмәт белдереп, аңа иң мөһиме саулык-сәламәтлек теләде һәм күчтәнәчләр тапшырды. Сентябрь аенда хәрбиләргә илтү өчен районда чираттагы гуманитар ярдәм әзерләнүе хакында да әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100