news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәннең Бәркәтә авылында Кыш бабай резиденциясе эшли

Чирмешәннең Бәркәтә авылында  Кыш бабай резиденциясе эшли
Фото: https://nashcheremshan.ru/

Чирмешәннең Бәркәтә авылы мәдәният йорты каршындагы Яңа ел шәһәрчеген ачу тантанасына күрше авыллардан да килүчеләр күп иде.Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинова сәламләде һәм якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләде. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Кадрия Гамирова яза.

Биредә Кыш бабай резиденциясе дә эшли башлады. Тәүге көнне үк байтак бала Кыш бабай белән Кар кызына үз осталыкларын күрсәтеп бүләкләр алды.

Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре авылдашлары Равил Гыйрфанов биргән вагончыкны эчтән дә, тыштан да бизәп, резиденция ясаганнар. Бәйрәм рухы тудырырга, шәһәрчекне бизәүгә байтак авылдашлар матди ярдәм иткән. Кыш бабайга балалар өчен бүләкләр алырга Бәркәтә авыл җирлеге булышкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot