news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәннең Әмир авылында Җиһаншиннар гаиләсенең рубин туен мәдәният йортында үткәрделәр

Чирмешәннең Әмир авылында Җиһаншиннар гаиләсенең рубин туен мәдәният йортында үткәрделәр
Фото: Гөлсирә Шәрифуллина, "Безнең Чирмешән"

Чирмешән районы Әмир авылында яшәүче Нурсинә һәм Илдус Җиһаншиннар 40 ел бергә гомер итү юбилейларын – рубин туйларын авыл мәдәният йортында зурлап үткәрде. Бу хакта «Безнең Чирмешән» хәбәр итә.

Гаиләнең иң зур байлыгы - балалары, оныклары, туганнары, якын дуслары, күршеләре, авылдашлары җыелып, аларны ихластан тәбрикләп, саулык-сәламәтлек, хәерле бәрәкәтле гомер теләп, чәчәкләр, бүләкләр тапшырдылар, җыр-бию бүләк иттеләр.

Җиһаншиннар нәселе – ишле дә, данлыклы да. Хафиз абый белән Һәдия апа Җиһашиннар җиде бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганыч, алар бергә 22 ел гына яшәп калалар, Хафиз абыйның 44 яшендә гомере өзелә. Ул вакытта төпчекләре Илфакка нибары 4 яшь булган.

Илдус абый 40 ел элек гаилә кора, үзенә пар канат Нурсинәне Югары Кәминкә авылыннан алып кайта. Килен каенана белән тугыз ел матур гомер кичерә.

« Алдагы гомерегез дә барлык, муллык, бәхет белән узсын», - дип төгәлләде әлеге матур кичәне оештыручы - китапханәче Гөлшат Әгъләмова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100