news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәннең Әккәрәй мәктәбе тарихы турында китап чыкты

Чирмешәннең Әккәрәй мәктәбе тарихы турында китап чыкты
Кадыйр Гомәров

Чирмешәннең Әккәрәй мәктәбе тарихы турында яңа, беренче китап нәшер ителде. Ул 50 нөсха тираж белән басылган. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында хәбәр ителә.

«Бу минем тәүге китабым. Монда буыннар тарихы, үземнең дә тормыш юлым чагылыш тапкан. Хезмәтем озак язылды. Үзебездәге, Казандагы архивларда озак утырдым, район газетасында басылган материаллар белән дә таныштым, өлкәннәр сөйләгәннәрне язып алдым. Хезмәтем иң элек укытучыларга, аларның казанышларына багышлана», – диде автор, 30 ел стажлы укытучы Михаил Захаров.

Әккәрәйдә хәзерге мәктәп бинасы 51 ел элек төзелгән. Тик моңа кадәр дә мәктәп эшләгән. Биредә 1885 елда ук чиркәү-приход мәктәбе була, аларда балалар, олылар да гыйлем ала, укырга, язарга, санарга өйрәнәләр.

«Әккәрәй мәктәбенең беренче укытучысы Алексей Рождественский санала. Китапта аның һәм башка укытучыларның да исемнәре телгә алынган. Төрле елларда чыгарылыш сыйныфлар исемлеге, фоторәсемнәр дә игътибарны җәлеп итә», – ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100