Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәннең 2нче мәктәбе ашханәсе Бөтенроссия конкурсының республика этабында җиңгән
Чирмешәннең 2нче урта мәктәбе «Иң яхшы мәктап ашханәсе» Бөтенроссия конкурсының республика этабында җиңгән. Мәктәп ашханәсе «Иң яхшы авыл мәктәбе ашханәсе» номинациясендә III урынга ия. Казанда узган чарада аларга диплом тапшырганнар. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Кадрия Гамирова яза.
«Ашханәбезгә 2023 елда капиталь ремонт ясалды, азык блогындагы җиһазлар яңартылды, яңа мебель дә урнаштырылды. Шунлыктан әлеге бәйгедә катнашырга булдык. 27 ел - мәктәп ачылганнан бирле эшләүче пешекчебез Галина Павлованың да уңышлары, тәҗрибәсе байтак. Һәм без моны жюриларга күрсәтә алдык», – диде мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Энҗе Ганиева.
Бәйгегә ашханәдә азык әзерләү барышын, балаларның туклануын, укучылар һәм укытучыларның фикерләрен яздырып видео җибәргәннәр.
Капиталь ремонттан соң ашау-эчү залы да зурайган. Элек ул 40 урынга исәпләнгән булса, хәзер анда бер вакытта 60 укучы туклана ала. Мәктәптә 157 бала укый, алар өч сменада туклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз