Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәннән хәрбиләргә гуманитар ярдәм озаттылар
Чирмешәнлеләр махсус хәрби операциядәге якташларыбызга чираттагы гуманитар йөк озатты. Алар гуманитар ярдәм белән Донецк өлкәсе юнәлешенә юл алды. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Гөлсирә Шәрифуллина яза.
«Автомобильгә көндәлек кирәк-яраклар, азык-төлек, маскировкалау челтәрләре, генераторлар, бензин пычкылары, җылы бирүче җайланмалар, газ баллоннары, дарулар төядек. Гомумән, якташларыбыз нәрсәләр сорады, шуларны барысын да җибәрергә тырыштык. Форсаттан файдаланып, әлеге изге эштә катнашкан якташларга зур рәхмәт җиткерәсе килә», - диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов.
Әлеге «күчтәнәчләр» район халкыннан җыелган һәм район бюджетыннан бирелгән акчаларга сатып алынган. Чирмешән кешеләре якташларына 60ка якын шәхси «посылкалар» да бар. Аларны «Чирмешән» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Риф Зарипов, Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Мингали Минһаҗев һәм машина йөртүче Василий Кузьмин илтә киттеләр.
Районда гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Чираттагы гуманитар йөкне декабрь аенда ук җибәрегә планлаштыралар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз