news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәннән Гыйниятуллиннар иң күп укучы гаилә буларак танылган

Чирмешән районы үзәгендә яшәүче Гыйниятуллиннар «Гаилә белән уку» («Чтение семейного масштаба») республика бәйгесендә бүләкләнде.

Рузилә Гыйниятуллина (Сөләйманова) һәм аның Чирмешәннең 1нче мәктәбендә укучы кызлары Язилә белән Ясминә әлеге бәйгенең «Иң күп укучы гаилә – гореф-гадәтләрне саклаучы» номинациясендә катнашкан. Алар китаплар укыган, милли ашлар пешергән, шуларны теркәп, фотосессияләр, видеороликлар ясап, эшләре турында хисап тотканнар.

«Безгә укытучы ветеран, элек татар теле укыткан әниебез, әбиебез Сирин Сөләйманова бик нык ярдәм итте. Оныклары белән бик күп китаплар укыды. Соңгысында гаиләбез белән «Ак Барс кайда яши?» дип аталган, балалар өчен Татарстан турында язылган бик кызыклы китап укыдык», - ди Рузилә Гыйниятуллина.

Нәтиҗәдә республика балалар китапханәсе Гыйниятуллиннарга сертификат тапшырган. Район үзәк китапханәсе исә Язилә белән Ясминәне тәм-томнар, аларның әниләрен кыйммәтле китап белән сөендергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100