Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешәннән Альмир Жораев «Мәдәният өлкәсендә ел волонтеры» номинациясендә җиңде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстна Республикасының «Мәдәният волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Чирмешән районындагы җирле төбәк бүлеге җитәкчесе Альмир Жораев «Мәдәният өлкәсендә ел волонтеры» номинациясендә җиңүче булды. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Гөлсирә Шәрифуллина яза.
Якташыбыз мәдәни чаралар: күргәзмәләр, иҗат кичәләре, концертлар оештыруда һәм уздыруда актив катнаша, мәдәни мирасны саклауга үз өлешен кертә, диелгән хәбәрдә.
Волонтерлык өлкәсендә «Мәрхәмәтле Татарстан» Республика премиясе җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү «Мәрхәмәтле Татарстан» Республика гражданнар катнашу форумы кысаларында узды.
«Мәдәният волонтерлары» программасы «Мәдәният» илкүләм проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз