news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәнлеләр хәрби операция зонасындагы якташларына гуманитар йөк илтергә китте

Чирмешәнлеләр хәрби операция зонасындагы якташларына гуманитар йөк илтергә китте
Марат Гомәров

Чирмешәннән хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә көндәлек кирәк-ярак, медикаментлар, азык-төлек озаттылар. Бу хакта «Безнең Чирмешән» газетасы хәбәр итә.

Гуманитар йөкне район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов, «Чирмешән» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Риф Зарипов, Шешминка һәм Яңа Элмәле авыл җирлекләре башлыклары Андрей Сидоров һәм Илдар Җамалтдинов илтә китте. Алар «Соболь» һәм «Нива» автомашиналарына төялгән күчтәнәчләрне якташларына тапшырачак.

Егетләр автомашина сораган булган, шуның өчен районның үсеш фонды аша алынган, кулланылышта булган «Нива» анда калдырыла.

«Ул якларга өченче тапкыр баруым, барлыгы 5 меңләп километр ара үтәсе, бу юлда барлыгы бер атналап вакыт узачак», - диде Риф Зарипов.

Хәрбиләргә гуманитар йөкне җыярга бөтен район халкы булышкан. Район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова райондашларына рәхмәт әйтеп, гуманитар йөкне илтүче якташларына хәерле, бәла-казасыз сәфәр теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot