news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәнлеләр себер наратларыннан «Победа» сүзен язды

Чирмешәнлеләр себер наратларыннан «Победа» сүзен язды
Фото:Кадрия Гамирова/https://nashcheremshan.ru

Җиңү бәйрәме алдыннан Чирмешәндә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе узды. Анда катнашучылар район башлыгы Рамил Айбатов белән Сабан туе паркына керү юлы каршындагы калкулыкка фронттан әйләнеп кайтмаган чирмешәнлеләр истәлегенә 110 себер нараты утыртты. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Кадрия Гамирова яза.

Яшь агачларны, җиңүчеләргә рәхмәт белдерү символы буларак, «Победа!» («Җиңү!») сүзе барлыкка китерерлек итеп урнаштырдылар. Акциядә район җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, волонтерлар һәм ата-бабаларыбыз истәлеген сакларга теләгән җирле халык катнашты.

«Хәтер бакчасы» - ул агач утырту гына түгел, ә киләчәк буыннарга Ватанны саклаучыларның батырлыгы һәм ныклыгы турында искә төшерәчәк. Без тарихны саклауга һәм туган якны бизәүгә үз өлешебезне керттек», – диде район башлыгы.

Бөтен Россия буйлап узучы бу акция кысаларында Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион совет кешесе истәлегенә паркларда һәм скверларда агачлар утыртылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot