news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә «Тегермән» чишмәсенә яңа гөмбәз ясыйлар

Чирмешәндә «Тегермән» чишмәсенә яңа гөмбәз ясыйлар
"Безнең Чирмешән"

Чирмешән районы үзәгеннән Иске Котыш ягына бару юлы янәшәсендәге «Тегермән» чишмәсендә ремонт бара. Салкын, тәмле сулы чишмәгә яңа гөмбәз ясыйлар. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында хәбәр ителә.

«Монда чишмә ягындагы таш стенаны тышлау, утыргычлар, чүп савытлары кую, су чыга торган урынны тирәнәйтү, тирә-юньне төзекләндерү, аншлаг эшләтү, суның сыйфатына анализ үткәрү планлаштырыла», - диделәр әлеге объектта ремонт үткәрергә алынган район инвалидлар җәмгыятендә.

Ремонт эшләре республика хөкүмәтенең грант акчасына башкарыла.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot