news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндәге банк офисы җитәкчесе «Ел хатын-кызы» бәйгесенең зона этабында җиңүче булган

Чирмешәндәге банк офисы җитәкчесе «Ел хатын-кызы» бәйгесенең зона этабында җиңүче булган
Фото: https://vk.com/public217173586

Әлки районында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең зона этабында Чирмешәннән Диләрә Мәгъсумова «Һөнәрем – язмышым» бәйгесендә җиңүче дипломына лаек булган. Бу хакта Чирмешән муниципаль районы мәдәният йортының ВКонтакте социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

Диләрә Мәгъсумова озак еллар Чирмешәндәге «Ак Барс» банкының өстәмә офисын җитәкли, район тормышында актив катнаша.

Бәйгедә «Өченче буын герое», «Хатын-кыз – ана», «Хатын-кыз – лидер», «Хатын-кыз мәдәният һәм рухият», «Һөнәрем – язмышым», «Хатын-кыз – бизнес-леди», «Ир-ат – әйдәман», «Мәрхәмәтле ир-ат» номинацияләре булган. Аларда Алексеевск, Аксубай, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чистай, Чирмешән, Әлки районнары вәкилләре катнашкан.

Базарлы Матакта Бәркәтә китапханәчесе Әлфия Сөләйманова «Хатын-кыз мәдәният һәм рухият», Әмир авылы китапханәчесе Гөлшат Әгъләмова «Хатын-кыз – лидер» номинацияләрендә чыгыш ясаган. Алар үзләре белән таныштырган, сәләтләрен күрсәткән, мавыгулары турында сөйләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100