news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә Зөфәр Салиев хөрмәтенә истәлек тактасы ачтылар

Чирмешән районы Түбән Кәминкә авылында җәмәгать эшлеклесе, педагог, Хәсән Туфанның авылдашы Зөфәр Салиевка истәлек тактасы ачылды, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.

Тантанада Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова катнашты.

Сүз уңаеннан, Зөфәр Салиев Борис Ельцинга үзенең түбәтәен 1990 елның 8 августында бүләк итә, ул вакытта Россиянең беренче Президенты Казан университетында җәмәгатьчелек белән очраша һәм суверенитет вәгъдә итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot