Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешәндә яшүсмерләргә Россия паспортлары тапшырдылар
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Чирмешән районында паспортлар тапшыру тантанасы үтте. «Орион» яшьләр үзәгендә үткән чарада тугыз яшь чирмешәнле төп документлы булды. Беренче документны егетләр һәм кызлар Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов кулыннан алды. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Гөлсирә Шәрифуллина хәбәр итә.
«Россия гражданины булу –зур дәрәҗә, паспорт алу - истә калырлык зур вакыйга, сез бу көнне олы бәйрәм буларак кабул итсәгез, күңелләрегездә ул озак сакланыр. Паспортны Ватанны саклаучылар көне алдыннан бирүләре зур әһәмияткә ия, чөнки илебезнең киләчәге сезнең кулларда», - диде район башлыгы.
Шулай ук бу көнне укучыларга паспорт белән «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе»нең район бүлекчәсе исеменнән истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.
«Әлеге көнне мин бик көттем. Паспортны район башлыгы кулыннан алу үзе бер горурлык булды. Әлеге документны алгач, бер башка үсеп киткәндәй булдым. Россия гражданы буларак җаваплылык хисе дә тойдым», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз