news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә яшәүчеләр районның үсеш юлларын тәкъдим итте

Чирмешәндә яшәүчеләр районның үсеш юлларын тәкъдим итте
Илсөяр Гайнетдинова

Чирмешәндә шифаханә дә төзеп була, туристик маршрутлар ачу да мөмкин. Чирмешән районын үстерү буенча «Орион» яшьләр үзәгендә үткән стратегик сессия барышында эшче төркемнәргә бүленгән чирмешәнлеләр шундый фикер дә белдерде. Алар районны киләчәктә нинди итеп күрергә теләүләрен әйтте.

«Районның социаль-икътисади үсеше стратегиясе 2030 елга кадәр билгеләнгән. Ләкин бу аңа үзгәрешләр кертеп булмый дигән сүз түгел. Барлык тәкъдимнәрегез дә хуплана. Киләчәктә районны нинди юнәлештә үстерергә кирәклеге хакында сезнең дә тәкъдимнәрегезне ишетергә телим», - диде стратегик сессия эшендә катнашкан район башлыгы Рамил Айбатов.

Чарага килгән якташларыбыз (араларында мәгариф, мәдәният, спорт тармакларында эшләүчеләр, авыл җирлекләре башлыклары, эшмәкәрләр дә бар) дүрт төркемгә бүленеп эшләде, районның киләчәген ничек күзаллауларын белдерде, әлеге планнарны тормышка ашыру өчен ниләр кирәген билгеләделәр. 

Сессиядә тәкъдимнәр күп булды. Әйтик, бер төркем «Суган даласы» идеясен дә кертте: район территориясендә суганны эшкәртү һәм саклау цехы төзеп була, чөнки Чирмешән суганы республикада югары бәяләнә.

«Авылларның киләчәге безнең кулда. Киләчәктә балаларыбызга нинди мирас калдырасыбыз бездән тора. Без Чирмешәндә киндер мае чистарту заводы ачу идеясе белән чыгыш ясадык. «Ял көне маршруты» оештыру да бик отышлы булыр иде, аның кысаларында, районга килгән кунакларга Кирпеч заводындагы минераль су чыганагын, тарихи валны һәм башка үзенчәлекле матур табигать почмакларын күрсәтеп була», - диде Ирина Суворова.

Бу темага барлык тәкъдимнәр Чирмешән районын үстерү буенча юл картасын эшләү өчен нигез булачак, искә алыначак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100