news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә яшәүче Гариповлар бакчасында 75 сорт помидор үсә

Чирмешәндә яшәүче Гариповлар бакчасында 75 сорт помидор үсә
Фото: https://nashcheremshan.ru/

Чирмешәннән Галина һәм Ралиф Гариповлар Чирмешәндә әле өч ел гына яшиләр, биредә йорт сатып алып, Түбән Кама шәһәреннән күченгәннәр. Хуҗабикә тумышы белән Кече Чегодай авылыннан, ә тормыш иптәше Уфа шәһәреннән. Пенсиягә чыккач, авылга кайтып төпләнергә карар кылганнар. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында хәбәр ителә.

«Түбән Камада яшәгәндә дә бакчабыз бар иде, бу шөгыль минем өчен яңа түгел, ә монда масштаблар киңәйде. Иң яраткан чәчәкләрем – петуния. Аларның төрле сортларын үстерәм. Бегонияләргә дә мәхәббәтем артты, быел изатома үстереп карарга булдым. Яран гөлләр дә яратам. Бакчабызда розалар, бәрхет чәчәкләре, дәлия, астралар бар. Гел ниндидер яңалык кертергә тырышам», – ди 40 ел стажлы химик Галина Вячеславовна.

Монда томатларның гына да 75 сорты үсә. Алар теплицада да, ачык һавада да урын алган. Помидорлар бер теплицада, кыярлар өчен башкасы бар. Боларны йорт хуҗасы үзе ясаган. Татлы борычларның да үз урыны.

«Барлыгы 100ләп төп помидор, һәр сорт берничә данә генә. Һәр үсентегә сортның исеме язып куям. Ошаган сортларны икенче елга да утыртам. Орлыкларны үзем ясамыйм, аның сыйфаты барыбер үзгәрә, шуңа һәрвакыт сатып алам», - ди Галина Вячеславовна.

Хуҗабикә бакчада тәҗрибә ясарга ярата. Суганны да орлыктан үстереп караган, уңыш яхшы. Гариповлар бакчасында кавын белән карбыз да үсә.

news_right_1
news_right_2
news_bot