news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә яшәүче гаиләнең бакчасында 400 граммлы суганнар үскән

Чирмешәндә яшәүче гаиләнең бакчасында 400 граммлы суганнар үскән
"Безнең Чирмешән"

Чирмешәндә яшәүче Миләүшә һәм Марс Шәйхетдиновлар бакчасында үскән кайбер суганнарның авырлыгы 400 граммга җиткән. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында хәбәр ителә.

Бакчалары да әллә ни зур түгел, әмма биредә барысына да урын җиткән, шунда теплица да бар. Иртә өлгерә торган 60 төп кәбестәне җыеп та алганнар, берничәсе генә үсәргә калган. Кып-кызыл помидорларны сабаклары көчкә күтәреп торалар, куе яшел сабакларыннан ук күренә, хуҗалар быел кишерсез дә калмаячак, кыярны да җыеп өлгерә алмыйлар. Йорт тирәсен аллы-гөлле чәчәкләр бизи.

«Суганны ике урында утырттым. Менә монысы аеруча эре булды. Күрәсез, бер яктан кишер, икенче яктан бәрәңге үсә, суган ышыкта кала. Шул да ярдәм итте бугай, аннан соң инде, быел ел коры булгач, бераз су да сипкәләдек. Бу участокка тирес тә кертәбез», - дип мул уңышның сере белән уртаклашты уңган хуҗабикә.

news_right_1
news_right_2
news_bot