news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә яшь гаиләләр «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылды

Чирмешәндә яшь гаиләләр «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылды
Фото: Венера Жораева

Чирмешәндә «әтер бакчасы» барлыкка килде. Бу көнне үзәк янына утызлап кеше җыелды. Яшь гаиләләрнең балалары белән килүе куанычлы хәл. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Кадрия Гамирова хәбәр итә.

Акциягә район башлыгы Рамил Айбатов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов та гаиләләре белән кушылды. 8 гаилә Бөек Ватан сугышында катнашкан бабалары, махсус хәрби операциядә булучылар истәлегенә агачлар утыртты. Яшьләр үзәге бакчасында миләш, шомырт һәм нарат агачлары тамыр җибәрәчәк.

«Һәр гаилә үзләре утырткан агачка фамилияләре язылган табличкалар беркетте. Бу аларга киләчәктә дә бирегә килеп, үз үсентеләрен тәрбияләп, күзәтеп торырга мөмкинлек бирә», – диде үзәк хезмәткәре Венера Жораева.

Чара ахырында волонтерлар катнашучыларга Георгий тасмалары таратты.

news_right_1
news_right_2
news_bot