news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә хәләл кафе ачарга җыеналар

Чирмешәндә хәләл кафе ачарга җыеналар
Кадыйр Гомәров

Чирмешәннең үзәк мәчете янындагы кибет янәшәсендә хәләл кафе да булачак. Аны кибет хуҗасы Рашат Гатин төзетә. Бу турыда «Безнең Чирмешән» газетасы сайтында хәбәр ителә.

«Юлаучылар, мәчеткә килүчеләр хәләл туклану урыны юкмы дип сорыйлар, бу кафе шуны истә тотып төзелә. Ул безнең өчен дә бик уңайлы булачак», - диде үзәк мәчет имамы Шәүкәт Хәйруллин.

Кафеда төзелеш эшләре төгәлләнеп килә, бары җиһазлар урнаштырасы, вентиляция ясыйсы гына калган. Пешекче дә табылса, ул августта ук ачылырга мөмкин. Кафеның туклану залы 10-12 кешегә исәпләнгән. Җәй айларында саф һавада да чәйләп алырга мөмкинлек булачак, шуның өчен биредә беседка ясарга җыеналар, мәчет бакчасында моңа урын да бар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100