news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә үзенчәлекле балалар белән эшләргә өйрәттеләр

Чирмешәндә үзенчәлекле балалар белән эшләргә өйрәттеләр
Кадрия Гамирова

«Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте «Киләчәккә юл – физик мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм» грантын тормышка ашыру максатында Чирмешән районы балалар сәнгать мәктәбендә концерт үтте. Шулай ук физик мөмкинлекләре чикле балларга һөнәр сайлау буенча тренинг уздырдылар, музыка укытучылары да мондый балалар белән эшләү нечкәлекләре турында күп мәгълүмат алды. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында хәбәр ителә.

«Без күп еллардан бирле физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм алар тәрбияләнүче гаиләләр белән эшлибез. Һәр бала билгеле талантлы, сәләтле булып туа, безнең алда аларны вакытында күреп алып, аны үстерергә һәм уңышларга ирешергә ярдәм итү бурычы тора», - диде «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова.

Бу чарада йөздән артык бала Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентларының һәм Казанның 18нче балалар музыка мәктәбенең үзенчәлекле балаларының чыгышларын да карады. Физик мөмкинлекләре чиклеләрнең тере музыкага, тере тавыш белән чыгышлары, бик сәләтле булулары тамашачыларны нык сокландырды.

Тренинг барышында укучылар билгеле бер геройның киләчәк тормышын күзаллады, фантазияләрен эшкә җикте. Бу уенда балалар белән бергә ата-аналар да катнашты.

Үзенчәлекле балаларның иҗатка мөмкинлекләре күп булса да, алар белән эшләүнең проблемалары да бар. Шунлыктан андыйларны музыка мәктәпләренә алырга бик ашкынып тормыйлар. Әлеге проблеманы бергәләп чишү өчен укытучыларга мастер-класс күрсәттеләр. Укытучылар шундый үзенчәлекле балалар белән эшләү алымнарын үзләштерде.

Әлеге чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова да катнашты һәм балалар сәнгать мәктәбендә музыкаль инструментларга ихтыяҗ булу-булмау белән дә кызыксынды.

Мөмкинлеге чикле кешеләрнең саны елдан-ел арткан заманда бу проект бик кирәкле эш. Чирмешән районында 509 инвалид яши, бу районда яшәүче кешеләрнең өч проценты дигән сүз.

 

 

Фото: © Кадрия Гамирова

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100