Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешәндә үткән бәйгедә Захаровлар гаиләсе 102 балык тотты
Чирмешән районының Яңа Элмәле буасында узган калкавычлы балык тоту бәйгесендә Чирмешәннән Захаровлар гаиләсе 102 балык тотты, шактый зур чуртан эләктергән 14 яшьлек Костя Михайлов та яхшы бүләккә ия булды. Бу хакта «Безнең Чирмешән» газетасы яза.
Районның яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге оештырган ярышта барлыгы 86 катнашучы теркәлде. Иң яшь балыкчыга 4 яшь булса, олысына – 76.
«Мин эштән соң елга буйларында балыкка йөреп көч туплыйм, бу – бик яхшы ял», – ди Әккәрәйдән Светлана Ильдирякова.
Бу көнне кемдер судагы калкавычын күзәтсә, икенчеләр яр буена балык шулпасы исе таратты. Районның өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты хезмәткәрләре пешергән балык шулпасын бик күпләр яратып авыз итте. Бераздан шәхси эшмәкәр Фәнис Иляевның да ашы өлгерде.
Чирмешәннән Сдобновлар гаиләсе бәйгегә берничә кеше килгән, әбиләре, бабалары, оныклары белән, тулы бер династия.
«Килүебез бушка булмады, «трофейларыбыз» бар, көне дә матур, кояшлы бүген. Элмәле буасы безне сөендерде», – ди әниләре Татьяна Порфирьевна.
Балыкчылар ярышында, күршеләр дә катнашты. Нурлаттан, Шентала районыннан, Лениногорск, Чаллы, Түбән Кама, Арча шәһәре балыкчылары да бар иде. Төрле номинацияләрдә бәйге җиңүчеләрен бүләкләр белән сөендерделәр, диелә хәбәрдә.
«Балыкны беренче каптыручы» – Михаил Журавлев (Лениногорск);
«Иң зур балык тотучы» – Константин Михайлов (Яр Чаллы-Яңа Элмәле);
«Иң күп балык тотучы гаилә» – Захаровлар (Чирмешән);
«Халыкчан балык ашы» – Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты коллективы;
«Традицион булмаган балык ашы» – Фәнис Иляев (Чирмешән);
«Иң оригиналь өстәл бизүче» – Илдар һәм Гүзәл Җамалетдиновлар (Чирмешән).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз