news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә Титов чишмәсе төзекләндерелде

Чирмешәндә Титов чишмәсе төзекләндерелде

Чирмешәндә Совет власте оештырып йөргән революционерларның берсе М.М. Титовның тууына 100 ел тулу уңаеннан, 1982 елда төзелгән һәйкәл һәм чишмәгә күптән ремонт кирәк иде. Бу хакта «Безнең Чирмешән» хәбәр итә.

«Быел монда баскычларны һәм култыксаларны буядылар, эскәмияләрне яңарттылар. Улак алдындагы мәйданчыкны да бетонладылар, элек анда су җыела иде. Улак үзе дә яңартылды», - дип хәбәр итте Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Шәйхетдинов.

Чишмә үзсалым акчасына ремонтланган. Марс Шәйхетдинов сүзләренчә, халыктан җыелган акчага киләчәктә «Сабантуй» чишмәсен дә төзекләндерергә планлаштыралар.

Районда әле күп чишмәләр ремонтка мохтаҗ. Мәсәлән, Түбән Чегодай авылында урнашкан чишмә дә күптән яңартылмаган һәм бүгенге көндә ташландык хәлдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100