news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә Тегермән чишмәсе янында ял зонасы ясадылар

Чирмешәндә Тегермән чишмәсе янында ял зонасы ясадылар
Фото: Кадыйр Гомәров

Чирмешәннән 2 километр ераклыктагы, Казансу юнәлешендәге юл кырыенда урнашкан Тегермән чишмәсен төзекләндерүгә быел да шактый акча тотылды. Бүген әлеге су чыганагы район инвалидлар җәмгыяте шефлыгында дип була. Җәмгыять чишмә һәм чишмә тирәсен төзекләндерү өчен, республика Рәисенең грантын алуга конкурста да катнашты. Бу хакта «Безнең Чирмешән» хәбәр итә.

Быелгы ремонт барышында чишмә тирәсендә байтак эш башкарганнар: су чыганагына төшү өчен баскычны төзәткәннәр, ял зонасы булдырганнар, анда өстәл һәм утыргычлар, хәтта зур самавыр да китереп куйганнар. Тирәсен тотып алганнар. Гөмбәз өлеше, яңартылып, нык матурайган, тирә-юнь чүп-чардан арындырылган. Хәзер биредә бәдрәф тә бар.

Стена өлешендәге декоратив ишекләр дә игътибарны җәлеп итә. Барлык бу социаль грантта каралган эшләрне грант акчасына башкарганнар.

«Самавырны подрядчы – Ульяновкадагы Прокофьевлар оешмасы бүләк итеп бирде, - ди инвалидлар җәмгыяте рәисе урынбасары Ирина Митяева. –Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты үзсалым акчаларыннан өлеш чыгарды. Чишмә суының сыйфатын тикшертергә бирдек, аның нәтиҗәләрен аерым табличкага язып куярга җыенабыз.

Кызганыч, корылык белән бәйле, июль аенда әлеге чишмәдә су югалган. Мондый хәл 2010 елда да булган иде, аннары су килгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100