Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә «Тарихта без эзлебез» фестиваленең район этабы җиңүчесен ачыкладылар
Чирмешәндә «Тарихта без эзлебез» фестиваленең район этабы җиңүчесен ачыкладылар. Мордва Афонькәсе авылыннан Юриннар – Митяевлар гаиләсе «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабында беренче урын яулады, дип хәбәр итә «Безнең Чирмешән» газетасы.
Район мәдәният йортында узган чарада, Юриннардан тыш, Ивашкинодан Апалаевлар һәм Ульяновкадан Ефремовлар – Ивановлар үзләренең күркәм гаилә тарихларын тәкъдим иттеләр.
Традиция буенча, бәйгедә катнашучылар милли киемнәрдән чыгыш ясап, үз нәселләре белән таныштырдылар, гаилә традицияләре турында сөйләделәр, милли аш-суга осталыкларын, сәхнәдә концерт номеры да күрсәттеләр.
«Без 12 буын вәкилләрен беләбез. Нәселебездәге укытучылар һәм инженерлар белән горурланабыз. Ивановларның гомуми педагогик стажы 620 ел, шул исәптән безнең нәсел вәкилләре 120 елдан күбрәк мәктәп директоры вазифаларын башкарганнар. Мин 10 нчы буын вәкиле. Бабаларыбыз Сергей Иванович һәм Петр Иванович Бөек Ватан сугышында катнашканнар, икесе дә туган якларына кайтып, гомер буе шунда хезмәт куйганнар. Без, аларның балалары, оныклары, оныкчыклары да, туган ягыбызда яшибез һәм эшлибез», -– дип сөйләде нәселләре турында Ульяновка урта мәктәбеннән Ольга Ефремова.
Икенче урынга чыккан Апалаевлар бүгенге чарага күбәү килгәннәр. Дус, тату нәсел икәнлеге әллә кайдан күренеп тора. Өстәлләрендә ниләр генә юк! Алар да туганнары турында горурланып сөйләделәр. Мактанырлыклары бар. Апалаевлар нәселендә дә мөгаллимнәр күп. Берничә буын вәкилләре Ивашкино урта мәктәбендә балаларга белем биргән. Бүген әлеге фамилияне йөртүчеләр республиканың төрле шәһәрләрендә тәрбиячеләр, укытучылар булып эшлиләр.
Митяевлар фамилиясе районда киң таралган. Аларның кече ватаны - Мордва Афонькәсе авылы. Нәселләрендә хөрмәткә ия шәхесләр байтак. Әлеге гаилә вәкилләре арасында шулай ук укытучылар күп икән, араларында җитәкче постлар биләүчеләр дә байтак. Чирмешәндә яшәүче, 1 нче мәктәп директоры Наталья Юрина тамашачыларны һәм Казаннан килгән мәртәбәле жюрины әлеге гаилә тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштырды.
Юриннар-Митяевлар нәселе «Тарихта без эзлебез» фестиваленең зона этабында район данын яклаячаклар.
Сүз уңаеннан, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты мондый бәйгене быел алтынчы тапкыр үткәрә. Фестивальнең максаты – гаилә традицияләрен саклау һәм үстерү, туганлык элемтәләрен һәм буыннар бәйләнешен ныгыту, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз