news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә «Суган басуы» фестивале була

Чирмешәндә «Суган басуы» фестивале була. Әлеге чара Татарстан Республикасында 2024 елда үтәчәк фестивальләр картасына да кертелгән. Аны август аенда, суган уңышы өлгергән вакытта үткәрергә ниятлиләр. Бу хакта «Безнең Чирмешән» хәбәр итә.

«Фестивальгә ныклап әзерләнәбез. Программасы бик бай булачак», - ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталья Иляева.

Узган, 2023 елда район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре республика, Бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге дистәләгән бәйгеләрдә катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100