news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә Суган бәйрәмендә 1,5 метр диаметрлы табада пешкән пирог белән сыйладылар

Чирмешәндә Суган бәйрәмендә 1,5 метр диаметрлы табада пешкән пирог белән сыйладылар
Фото: Гөлсирә Шәрифуллина/https://nashcheremshan.ru

Чирмешәндә «Суган басуы» бәйрәме узды. Анда суган шулпасы, 1,5 метр диаметр зурлыктагы табада шушы яшелчәдән пешерелгән зур пирог һәм хәтта әче суганның мармелады белән дә сыйладылар. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Гөлсирә Шәрифуллина яза.

«Суган басуы»нда үзебезнең республика районнарыннан тыш, күрше Самара өлкәсе, хәтта Башкортостаннан да иҗат коллективлары үз осталыкларын күрсәтте.

Фестиваль кысаларында «Борынгы һәм стильләштерелгән милли җырлар» вокал һәм фольклор сәнгате (соло, ансамбльләр), «Гасыр йолалары» борынгы йолалар һәм «Суганнан ясалган» дип аталган осталык бәйгеләре үтте.

Бәйрәм кунакларын муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов сәламләде.

«Юкка гына мондый чараны Чирмешәндә оештырмаганнар: районыбыз суган үстерү белән дан тота, суган - безнең бренд, дисәк тә була», диелгән хәбәрдә.

Фото: © Гөлсирә Шәрифуллина/https://nashcheremshan.ru

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100