news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә спартакиадада катнашучыларның иң өлкәненә 81 яшь

Чирмешәндә спартакиадада катнашучыларның иң өлкәненә 81 яшь
Гөлсирә Шәрифуллина

Чирмешәндә беренче тапкыр Пенсионерлар спартакиадасы оештырдылар. Ул Бөек Җиңүңең 78 еллыгына багышланды.

Бәркәтә авылында яшәүче Салихҗан Бикбов үзенең туган көненә бүләк ясады . Ул Пенсионерлар спартакиадасында ике спорт төрендә призлы урыннар яулады һәм бүләккә ия булды. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында хәбәр ителә.

«Миңа бүген 77 яшь тулды. Элек спорт белән шөгыльләнергә вакыт булмады, эшләдек тә, эшләдек. Бүген инде үземне ике спорт төрендә: йөгерүдә һәм йөзүдә сынап карадым. Әле нәтиҗәләрне белмим, үземә калса, дистанцияләрне тиз үттем кебек», - диде хезмәт ветераны. 

«Ярышлар йөзү, йөгерү, пневматик винтовкадан ату, өстәл теннисы һәм дарс буенча узды. Физкультура-сәламәтләндерү комплексында узган әлеге чарада районның төрле авылларыннан тугыз команда көч сынашты, барлыгы 50гә якын кеше», - диде районның Ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Миләүшә Батыршина

Иң зур команда, 10 кеше, Лашман авылы җирлегеннән килгән. Иске Үтәмеш, Бәркәтә, Ульяновка, Кармыш, Чирмешән, Иске Кади, Утыз Имән авыларыннан да катнашучылар бар иде.

Җиңүчеләрне ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында билгеләделәр. Салихҗан абый кебек икешәр спорт төрендә җиңү яулаучылар булды. Аларга спорт һәм яшьләр эшләре буенча район бүлегенең грамоталарын һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Иске Кади авылыннан Мингосман Мортазин призлы урын алмаса да, оештыручылар 81 яшьлек иң өлкән спортчыны шулай хөрмәтләде.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100