Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә Сабан туенда милли ашлар тәкъдим итәргә җыеналар

Чирмешәндә быелгы Сабантуйга милли өйчекләр куйдылар. Татар, чуваш, рус, мордва халыкларының милли орнаментлары белән бизәлгән әлеге, агач бурадан эшләнгән, көрәнсу төстәге өйчекләрдә кунакларга тәмле ризыклар тәкъдим ителә. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында хәбәр ителә.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов әйтүенчә, матур, җыйнак өйчекләрне бастыруда Чирмешән урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы, «Щит» җәмгыяте, «Бадикян» шәхси предприятиесе һәм башкалар зур хезмәт куйган.
«БИО-АГРО» җәмгыяте биредә зур мич ясап куйган. Рәссам Сәлимҗан Гамиров өйчекләрне милли орнаментлар белән бизәгән. «Энерготехсервис» һәм «Софьевка карьеры» җәмгыятьләре дә Сабантуй белән бәйле эшләрдә актив катнаша.
Район Сабан туена әзерлек дәвам итә. Быел артистлар ике сәхнәдә чыгыш ясый, ипподромда, атлардан тыш, мотоблокларда узышу да була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз