Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешәндә районның элеккеге җитәкчесе бүләкләре өчен йөзү ярышлары булды

Чирмешән районы Лашман мәктәбе бассейнында Кама аръягы районнары командалары катнашында республикакүләм ярыш үтте. Аксубай, Мөслим, Яңа Чишмә, Сарман районының Җәлил бистәсе һәм безнең Чирмешән командалары районның элеккеге җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров призлары өчен быел да суда йөзеп көрәштеләр. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында хәбәр ителә.
«Сез молодцы, сәламәт тормыш рәвеше алып барасыз. Мәрхүм Минсәгыйть Шакировч район өчен күп эшләде, болай олылауга бик лаек. 2014 елдан бирле оештырылучы бу ярыш аның инициативасы белән башланган, ул киләсе елларда да спорт чаралары планына кертелер», – диде район башлыгы Рамил Айбатов, спортчыларны сәламләп.
Берничә яшь төркемендә стартка баскан мәктәп укучылары – егетләр һәм кызлар, күренеп тора, белеп, балык кебек, суны бер дә чупылдатмыйча, аяк-кулларын тиз хәрәкәтләндереп йөзәләр. Берничә сәгатькә сузылган бәйгедә, гомумкоманда зачетында, Җәлил командасы беренче урынны, төп Кама аръягы кубогын яулады. Мөслимлеләр дә җитди көндәш, алар икенче, чирмешәнлеләр өченче булды.
Җиңүче командаларга, төркемнәрдә җиңүчеләргә дә кубоклар тапшырдылар. Гомумән, Лашманнан дистәләрчә йөзүче Диплом һәм медальләр белән бүләкләнеп китте. Аларны котлау чарасында мәрхүм Минсәгыйть Закировичның Казанда яшәүче һәм эшләүче улы Рафаэль Шакиров катнашты. Ярышның төп чыгымнарын ул күтәрешкән. Әтисен онытмаулары, шундый бәйге оештырулары өчен, ул район һәм Лашман авыл җирлеге җитәкчеләренә, мәктәп коллективына да рәхмәтен җиткерде.
Шуны да әйтү кирәктер, Лашман мәктәбе бассейнын нәкъ Минсәгыйть Шакиров төзетте, мәктәп бинасын үзгәртеп кордырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз