news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә район гимнын иң оста башкаручылар бәйгесе игълан ителде

Чирмешәндә район гимнын иң оста башкаручылар бәйгесе игълан ителде
Фото: "Безнең Чирмешән" газетасы

Чирмешәндә район гимнын иң оста башкаручылар бәйгесе игълан ителде. Бу хакта «Безнең Чирмешән» газетасы яза.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватан сакчылары елына багышланган конкурска 20 гариза кергән. Бәйгедә оешмалар һәм аерым башкаручылар да катнаша ала.

Конкурс өч этапта уза. Катнашу өчен, район гимнын башкарып, аның видеоязмасын комиссиягә юлларга кирәк. Икенче этапта жюри әгъзалары аларны бәяли һәм шуннан соң җиңүчеләр игълан ителә. Бәйгенең финалында флешмоб була: барлык катнашучылар да гимнны бергәләп башкарачак, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot