news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә полиция хезмәткәрләре спартакиадасы булды

Чирмешәндә полиция хезмәткәрләре спартакиадасы булды
Фото: Наилә Мәссарова

Чирмешәндә Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге хезмәткәрләре спартакиадасы булды. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Гөлсирә Шәрифуллина яза.

Эчке эшләр органнары ветераны көненә багышланган, физкультура-сәламәтләндерү комплексы спорт залында үткән бу ярышта ике команда: ветераннар һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көч сынашты.

Полиция бүлеге җитәкчесе Юлдус Билалов һәм район эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Наилә Мәссарова спартакиадада катнашучыларны һәм тамашачыларны бәйрәм белән белән котладылар һәм уңышлар теләделәр.

Ярышларда катнашучылар волейбол, армрестлинг, гер күтәрү, аркан тартышу, пистолет сүтеп җыю кебек спорт төрләрендә осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр.

Җиңүчеләргә кубоклар, медальләр, грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100