news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатына 25 ел була

Чирмешәндә өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатына  25 ел була
Фото: Кадрия Гамирова/http://nashcheremshan.ru/

Чирмешәндә өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты ачылганга быел 25 ел була. Биредә 62 өлкән кеше сыену урыны тапкан. Бу хакта «Безнең Чирмешән» хәбәр итә.

Район клиент хезмәте, социаль яклау һәм ярдәм бүлекләре, мәшгульлек үзәге, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты коллективлары 2023 елдагы эшчәнлекләренә йомгак ясады һәм 2024 елга бурычлар билгеләде.

Йомгаклау җыелышында тырыш хезмәткәрләрне дә хөрмәтләделәр. «Изге йөрәк» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре Наталья Портнова күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм район халкына социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен Чирмешән муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты, ә Асия Нәгыймова район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Шулай ук башка хезмәтәкрләргә Мактау грамоталары тапшырдылар.

Фото: Кадрия Гамирова/http://nashcheremshan.ru/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100