Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешәндә нефтьчеләрнең көндәлек эшен стадионда сәхнәләштерделәр
Чирмешәндә быел да Нефть һәм газ сәнәгате һәм Республика көнен зурлап билгеләп үттеләр. Бәйрәм Сабан туе стадионында оештырылды. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Кадрия Гамирова яза.
«Татнефть» карамагындагы предприятиеләр мәйдан тирәсендә үз почмакларын булдырганнар. Район башлыгы Рамил Әйбәтов җитәкчелегендә, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров, «Татнефть» ААҖенең персонал белән эшләү идарәсе җитәкчесе Андрей Глазков һәм башка мәртәбәле кунаклар район мәгариф хезмәткәрләре бизәгән милли өйчекләр белән танышты, мастер-класслар карады.
Кунаклар һәм халык зур мичтә, метр ярым диаметрлы табада пешкән алма пирогы белән дә сыйланды.
Фото: © Кадрия Гамирова/https://nashcheremshan.ru/
Мәйданда бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Мәдәният хезмәткәрләре нефтьчеләрнең көндәлек эш-тормышын сәхнәләштереп тамашачыларга тәкъдим иттеләр.
«Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне безнең район һәм, гомумән, республика өчен зур әһәмияткә ия, чөнки нефть тармагы республика тормышында саллы роль уйный. Туган җиребез, республикабыз киләчәктә дә чәчәк атсын, дөньялар тыныч булсын, - диде Рамил Әйбәтов.
Республика һәм «Татнефть» җәмгыяте җитәкчелеге ярдәме белән район торак пунктларында яңа йортлар калыкты, юллар салынды, парклар, мәгариф һәм медицина учреждениеләре, мәдәният йортлары төзекләндерелде, ФАПлар төзелде, яңа җиһазлар сатып алына – болар барысы да район үсешен, аның халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту максатыннан эшләнә.
Район җитәкчесе чирмешәнлеләр исеменнән район үсешенә ярдәмнәре өчен республика Рәисенә һәм «Татнефть» җитәкчелегенә рәхмәтен ирештерде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров та якташларыбызны бәйрәмнәр белән котлады һәм уңышлар теләде.
Бәйрәм программасын танылган эстрада җырчылары дәвам итте. Шул ук вакытта мәйданның икенче почмагында халык төрле ярышларда көч сынашты, балалар өчен уеннар оештырдылар.
Фото: © Кадрия Гамирова/https://nashcheremshan.ru/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз